КРЕПОСТНИК и. рус тар. 1) Россиядә колбиләүчелек системасы тарафдары, шундый системаны саклап калу өчен көрәшкән зат 2) Алпавыт, бояр. Ул заманнардагы техника – авыл хуҗалыгының ярым натуральный формасы – алпавыт-крепостник, шунардан аерылып җитмәгән вак һөнәрче, Шәрык белән сәүдә мөнәсәбәте, шуның аркылы Бохара-Төркестанның бездәге идеологиягә тәэсире, феодализм хәрабәсе... Г.Ибраһимов. Без кеме соң җирнең? Хуҗалары! Барысын да санап, я, узыйк: «Крепостной крепостник та, Крәстиян һәм дә... колхозник!» Зөлфәт 3) күч. Реакцион сәясәтче |