КРЕПДЕШИН и. фр. 1. Тыгыз тукылган сыйфатлы юка ефәк тукыма. Итәкне, җиң очларын һ.б. детальләрне дә үтүкләгәндә шулай ук серкәле су белән чылатырга тәкъдим ителә, чөнки кайбер тукымалар сыланып тормаучан була, мәсәлән, крепдешин, шифон һ.б. Йорт эшләре

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. [Ханымның] Өстендә яшел крепдешин күлмәк, ак йоннан бәйләнгән калын кофта. Ф.Латыйфи. --- күршесе Вәдүтнең хатыны Гөлбәһар да үзләренең яшелчә бакчаларына карачкы куйган икән. Зәңгәр күлмәк кидертеп. Сәгыйтьнең солдат киемен көтеп-көтеп тә киелмәгән, тузмаган-туздырылмаган крепдешин күлмәген. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә