КРЕП и. фр. 1) Өсте кытыршы итеп тукылган юка йон яисә ефәк тукыма. Мондый бәйләнешләр нигезендә барлыкка килгән сүзләр шактый күп: крепдешин (кытай крепы, кытай ефәге); одеколон (фр.) – Кёльн суы; ессентуки – су һәм ул чыга торган урын ---. Ф.Сафиуллина 2) Шулай эшләнгән тукыма атамаларының беренче кисәге. --- Габбас ни өчендер: – Мәдинәнең дә теге креп-жоржет күлмәге һаман да тузмый икән бит, – дип әйтә куйды. Р.Рахман. Ул төшендә дә креп-жоржетлар, нейлоннар, перлоннар, лавсаннар гына күрә торгандыр. Г.Афзал. Файдешин, креп-сатин, креп-флокс ише тукымаларны бөтенләй юмаска, бәлки химик юл белән генә чистартырга кирәк ---. Йорт эшләре |