КРЕОЛ и. исп. Латин Америкасында башлыча Европадан француз, испан, португал чыгышлы беренче күчеп килүчеләрдән, әмма канында җирле халыклар катнашы да булган ак тәнле кеше. Ак тәнле халыкны Европадан бик күптән күчеп утыручылар (испаннар, португаллар) нәселенә – креолларга һәм соңгы вакытларда күчеп килүчеләргә аерып йөртәләр. Чит илләрнең экономик географиясе. – Бетәбезмени алайса? – дигән сорауга креол җавап бирмәде, ниндидер бөтен нәрсәгә карата битарафлык белдергән күзләре йомылды. И.Хуҗин |