КРЕОЗОТ и. гр. Агачны яисә ташкүмерне корылай кудыртудан чыккан куе, яман исле агулы матдә, дегет түбере. – Менә бу шадра эзләре шул шпалдагы креозот кисеп кергәннән, – дип, ул, сакал төкләрен шыкырдатып, яңагын сыйпап алды. М.Галиев. [Һарун картның], уйлап карасаң, әллә ашау җитмәүдән, әллә шул шпал мае – креозот исенә укшып-укшып егылган чаклары да әз булмады югыйсә. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә