КРЕ’НДЕЛЬ и. нем. Гадәттә, төче камырдан боҗра сыман итеп пешерелгән күмәч. Бер-ике урында күпереп пешкән ак күмәч, кызарып пешкән крендельләр сата торган төрекләр дә күренәләр. А.Таһиров. Чөнки аның [Газизнең] кибетендә тоз, керосин, шырпы, чәй-шикәр генә түгел, шәкертләрнең авызларыннан сулар китерә торган бал, монпасье, чикләвек, крендель шикелле әйберләр дә тулып ята---. Ш.Камал. Без, Галиәкбәр әфәнденең язу-сызу өстәле артында сөйләшә-сөйләшә, крендель белән чәй эчтек. Т.Мөбарәков |