КРЕМЛЬ и. 1) Алтын Урда чорындагы төрки-татар шәһәрләрендә, XIV гасырдан алып Россиянең борынгы зур шәһәрләрендә, гадәттә, яр буена, калкурак урынга төзелгән эчке ныгытма; кирмән, кальга. Тиздән Кремль куранты даң-доң итеп унике тапкыр сугар да, Советлар Союзы гимны яңгырар. И.Салахов. Казан суы ярында иң югары төштә, таш каланың ак күңеле булып, чал кремль тора. Ф.Мансуров. Хәзерге Кремль территориясендә Казан ханлыгы, Алтын Урда һәм Болгар чорларыннан калган бер генә бина да сакланмаган. Ф.Хуҗин 2) күч. Хөкүмәт (Россия хөкүмәтенең Мәскәү Кремлендә эш йөртүеннән). Кремль кушканны үтәп, Әфганстан дигән тыныч илгә басып керделәр, аны пыран-заран китерделәр – бары шул. Татарстан яшьләре |