КРЕМЛА’У ф. 1) Крем ягу, сөртү, сылау (ашамлыкка яки тирегә)

2) Крем белән майлау, крем ышку (аяк киеменә). Бутыйларны кремлап, чистартып, киптереп тә азапланырга кирәкми. Татарстан яшьләре

Кремлап алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә кремлау

Кремлап җибәрү Бераз, берникадәр кремлау

Кремлап кую Алдан ук яки тиз арада кремланган хәлгә китерү. Кремлап куярга крем ише нәрсә юк иде, абый аларны көнбагыш мае белән майлап куйды. Ф.Яруллин. Бакчага баргач, чүп савытына ыргытырмын әле дип йөргән иске ботинканы да кремлап, тазартып куйган бу [кыз]. Ф.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә