КРЕМАТО’РИЙ и. нем. Мәет яндыру миче булган махсус бина. Назимов тәрәзә янына китте, крематорий торбасындагы ялкынга карап тора башлады. Г.Әпсәләмов. Язгы кояш крематорий морҗасыннан ургып чыккан кара төтен артына кереп качкан бер мәлдә, кичке аштан кайтып килешли, Абдуллин полицай киемендәге берәүнең --- зәгыйфь әсирне кыйнавына игътибар итте. Я.Зәнкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә