КРЕМ и. фр. 1) Май, йомырка, каймак һәм шикәр комы кебек ашамлыкларны туглап эшләнгән измә. Кремны болай ясыйбыз: йомырка агын куе итеп күбекләндерәбез, әкренләп шикәр комы белән крахмал өстибез. Малайларга-кызларга: «тәмле» киңәшләр 2) Бит, тән, кул, аякларга сөртү өчен, косметика буларак һәм дәвалану максаты белән кулланыла торган май. Наилә озаклап көзге каршысында бөтерелә, тәненең төрле җирләренә ислемайлар, кремнар, лосьоннар сөртә. А.Гыйләҗев. Аланга ислемай исе, крем, одеколон исе тарала, яшьләр Язтургайга китәргә җыеналар. Ш.Бикчурин. Әгәр биткә вак кара бетчәләр (нокталар төсендә) чыкса, нинди дә булса майлы кремнар һәм майлар сөртергә ярамый. Йорт эшләре 3) Аяк киемнәрен матурлату, ярылудан саклау өчен махсус май. Чүпрәк ботинкамны ике көн кремга батырып, аннары җиде кат тирем чыкканчы коры сукно белән ышкып кына ялтыраткан идем. Ф.Яруллин. Егет киосктан аяк киеме чистарта торган крем алды. Р.Кәрами |