КР́ЕЙСЕР и. голл. Озын юллар йөрүгә исәпләнгән һәм мөстәкыйль бурычлар башкара ала торган сугыш корабы. Кая алар, минем беренче килүемдә күргән крейсерлар, миноносецлар, торпеда катерлары һәм су асты көймәләре? М.Юныс. Рейдта тып-тын гына, зубр, як үгезе кебек авыр чайкалып, бер-ике крейсер тора – якын килеп кара! М.Мәһдиев. Әйе, сез су асты көймәсендә дә, крейсер яки торпеда катерларында да булмассыз. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә