КРЕДИТЛА’У ф. Өлешләп кире түләү шарты белән билгеле бер вакытка процент алу исәбенә яки процентсыз бурычка акча биреп тору, товар сату. Банклар бер-берсен кредитлый алмый җәфалана. Ватаным Татарстан. Мәсәлән, узган ел банк 2006 ел белән чагыштырганда 89 процентка күбрәк кредитлаган, һәм бу – Русиядәге банкларның уртача күрсәткеченнән шактый югары сан. Татарстан яшьләре Кредитлап алу Кыска вакыт эчендә кредитлау Кредитлап килү Билгеле бер вакыт дәвамында даими кредитлау. Банк шулай ук Русия территориясендә урнашкан филиаллары аша илнең күпчелек төбәкләрендә кече һәм урта бизнесны да даими рәвештә кредитлап килгән һәм килә. Татарстан яшьләре Кредитлый башлау Кредит бирергә керешү. Банклар хосусый торак төзү тармагын кредитлый башладылар |