КРЕДИ’Т АЛУЧЫ и. Шартнамә нигезендә билгеле бер максат белән чикләнгән вакытка банктан акча алып торучы; русчасы: заёмщик. Кредит алучылар арасында эре ширкәтләр – нефть, металлургия, күмер чыгару, төзелеш компанияләре дә җитәрлек. Ватаным Татарстан. Авыл хуҗалыгы тармагында эшли торган банкның кредит алучылар саны артканнан-арта бара |