КРЕДИ’Т и. фр. финанс. 1) Шартнамә нигезендә билгеле бер вакытка кичектереп, тигез өлешләп яки процент исәбенә арттырып түләнә торган акчалата яки әйберләтә бурыч. Минем валюталарым Швейцария банкында саклана, кредит ачуларын сорап радиограмма җибәрдем, әле җавап килеп җитмәде, дип ялганлаган иде, югыйсә. М.Юныс. Хәзер кредит бирүдә саклык банкының өлеше кими бара. Ватаным Татарстан 2) Билгеле бер максатка бирелгән һәм күпмедер вакыт дәвамында файдаланган өчен процент исәбенә суммасын арттырып түләнә торган акча. Бу төнне ире Миләүшәне акчалата кредит алырга кирәкле кәгазьләр җыя башларга күндерде. Г.Исхакова. Шәхси хуҗалык төзүгә бирелгән кредит |