КРЕВЕ’ТКА и. фр. зоол. Унаяклы кыслалар отрядыннан, ашарга яраклы вак кына диңгез хайваны. Су төпләренә ябышкан суүсемнәрдән тыш, биредә матур кабырчыклы төрле-төрле моллюсклар, актиния, ялгыз кысла, креветкалар --- яши. Табигать белеме. Теләсә нәрсә әзерләргә мөмкин: бозау ите, балык, үрдәк, күркә, кысла, креветка, омар, кыздырган бака боты. В.Юныс. Тирәндә яшәүче креветкаларның авызы янында махсус бизләре бар, куркыныч янаганда, аннан яктырткыч болыт чыга. Кызыклы физиология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә