КРАХМАЛЛЫ с. 1) Үзендә крахмал булган (барлыкка килгән, җыйналган). Ул [бүлбеле кымызлык] – кыргый төре билгеле булмаган борынгы культура, аның крахмаллы бүлбеләре Андның биек таулы районнары, Колумбия, Боливия һәм Чили илләрендә бәрәңге культурасы белән ярыша. Ботаника. Аксымлы һәм крахмаллы ризыкларны бергә ашаганда, алар авырдан үзләштерелә. Татарстан яшьләре

2) Үзенә крахмал сеңдерелгән. Шәһәрнең крахмаллы күлмәкләрен салып ташлап, Анна Васильевна хәзерләп куйган җәйге җиңел күлмәкне киенеп, аякка чәпелдәвек киеп, терраска хәзерләнгән чәй янына килеп утыргач кына, чын да үзен-үзе дачада итеп хис итте. Г.Исхакый. Сафин үзе ак кар шикелле крахмаллы якалар өстеннән ут шикелле кызыл ефәк галстук бәйләгән, өстән торып гомуми тәртипне караштыра. Ш.Камал. Нәзек озын буй, инглиз сукносыннан тегелгән, үзенә ятышкан зәңгәрсу кара костюм, крахмаллы утыртма яка, затлы ефәк галстук, дулкын-дулкын кара чәч, ак йөз, кара каш, туры борын вә җәя иреннәр Кәбир күз алдында мәңгегә сакланыр. Р.Батулла

Крахмаллы яка Хакимият вәкиле. Крахмаллы яка төкерек чәчте: – Ломовойлар өчен түгел бу зал! – Цензор булып Ильминский дәште: – Нигә кирәк сиңа газет-журнал? Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә