КРАХМАЛЛА’У ф. Тукымага, киҗе-мамык җептән бәйләнгән нәрсәләргә крахмал сеңдереп тыгызландыру. Ксения Сәйдәшнең ак күлмәген, якаларын, бигрәк тә алмаш-тилмәшкә кия торган ак күбәләк бантикларын крахмаллап юа, үтүкләп бирә. Р.Низамиев

Крахмаллап алу Тиз генә крахмаллау

Крахмаллап бетерү Тулысынча крахмаллау

Крахмаллап җибәрү Аз гына крахмал сеңдерү

Крахмаллап кую Алдан ук крахмаллау, күптән крахмалланган хәлгә китерү. Аш урынын җыеп, юылган савыт-сабаны сөртим дип тастымалга баксам, ни күзем белән күрим, крахмаллап куйган ап-ак салфеткаларымның карар җире дә калмаган – чат корым. К.Тимбикова

Крахмаллап тору Даими крахмаллау

Крахмаллап чыгу Барысын да бер-бер артлы крахмаллау

Крахмаллый башлау Крахмалларга керешү

Крахмаллый төшү Бераз крахмаллау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә