КРАХМАЛЛАНУ ф. 1) төш юн. к. крахмаллау. Мөнирә башына крахмалланган ак башлык кигән олы гына бер хирургны күз алдына китерде. Г.Әпсәләмов. Мөмкинлегем булганда, мин аңа күчтәнәчләр, крахмалланган ак якалар, манжетлар җибәрдем. Фатих Әмирхан турында истәлекләр 2) Крахмалга әверелү 3) Үзендә крахмал барлыкка килү, туплану. Бәрәңгенең крахмалланып черегәнен чүпләүчеләргә өйләренә бирә тордылар. М.Мәһдиев Крахмаллана башлау Крахмал туплану билгеләре күренү Крахмаллана төшү Бераз крахмаллану Крахмалланып бетү Бик нык крахмаллану Крахмалланып җитү Тәмам, тулысынча крахмаллану |