КРАХМАЛ и. нем. 1) Үсемлекләрдә барлыкка килә торган вак бөртекле ончыл матдә, углеводларның бер төре. Ташлытау станциясе җирнең үзәге икән ---. Көзге пычракта утыз алты пот бәрәңге заданиесен шундагы крахмал заводына илтеп тапшырасы. М.Мәһдиев. Крахмал һәм гликоген организмда күзәнәкләрнең тереклеге өчен энергия чыганагы ролен үти. Гомуми биология. Башка абагалардан аермалы буларак, бөркет канаты озын шуышма тамырчалы, анда крахмал туплана. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы 2) сөйл. Туңган яки бозылган бәрәңгене киптереп ясалган ашамлык. Бер чиләк чи бәрәңгедән кило-кило ярым сыйфатлы крахмал чыга икән |