КРА’ТЕР и. гр. 1) Вулкан түбәсендә лава бәреп чыга торган уенты. Эт хуҗасының күлмәгенә янар тау рәсеме төшкән. Кара ефәккә ясалган зәңгәр янар тауның кратерыннан кызыл ут көлтәсе күтәрелә. М.Юныс. Вулкан-«сызлавык»ның үзәгенә – кратерга кадәр әле тагын чакрымнан артык менәсе бар. Р.Фәйзуллин 2) Калкулыктагы уенты. Кратер эчендә һәм аның якын-тирәсендә никельле тимер метеорит кыйпылчыклары табылды. Фән һәм тел |