КРАНЧЫ и. Кранда I (1 мәгъ.) эшләүче, кран белән идарә итүче. Төнге алтынчылар, кранчылар, шапшак слесарьлар белән янәшәдә синең рәсемең эленеп торсынмы? А.Гыйләҗев. Пыяла кабинадан башларын тыгып, кранчылар үзара бераз чәпчеп тә алдылар. М.Юныс. Ир дигәнем төзелештә инженер иде, үзем – кранчы. К.Тимбикова |