КРАН II и. голл. тех. 1) Резервуар, зур савыт яки үткәргеч торбадан кирәгенчә сыеклык яисә газ бушату, агызу өчен борып ачыла-ябыла торган җайланма. Кранны ябу өчен, аның бөкесен агымга аркылы борырга кирәк. Гидравлика 2) Үткәргеч торбадагы сыеклык яки газны тоткарлау, аның агымын көйләү яисә бушату хезмәтен башкара торган ачулы-ябулы җайланма. – Сукач, ишетәсеңме? Буфетка кайнар су килми, кранны ач! – диде Шмаков. М.Юныс. Краннан су тамып тора, Күп чакта агып тора. Әнием и борган була, И булыштырган була. Тик кран җаен таба: Тама да һаман ага! Р.Миңнуллин. [Искәндәр] Иренеп кенә кранны борды – тагын җылы су юк. Савыт-саба юмаска сәбәп чыгуына сөенгәндәй, теләр-теләмәс кенә сукранып, кранны ябып куйды. Р.Вәлиев 3) Су торбасының ачулы-ябулы җайланма урнаштырылган башы. Ул [Ринат], күнегүләрен ясагач, кран астында бил тиңентен юынып керде. Н.Хәсәнов. Башны кран астына куеп салкын суда тотам да имтиханга китәм. И.Салахов. Салих, өч стакан табып, кран астында юа башлый. Р.Мингалим, Э.Яһудин |