КРАН I и. нем. Авыр йөкләрне күтәртеп төяү, бушату, якын арага күчерү хезмәтен үти торган техник җайланма, механизм. Ул [Русаков] боцманга кычкырды: – Әллә тилерделәр инде? Монда ике кранга урын җитми, бу ахмаклар өчне куялар. М.Юныс. Менә кранның борыны тукталып калды, аннан салынган ыргакка торбадан сузылган тросның элмәген элделәр. М.Маликова. Кичләрен, тын су өстенә төн пәрдәсе иңгәч, яр өстендәге завод тәрәзәләрендә, биек кран башларында утлар җемелди ---. С.Сабиров

2) Шундый мехнизм урнаштырылган автомобиль. Йокыга китә алмый борсаланып яткан төнне урталайга ярып, поездлар текелдәп үтте, --- краннар ары-бире шуышып гүелдәде, --- кайдадыр илереп-илереп гармун җылады, җылады да завод, ТЭЦ сасысыннан тончыгып туктады. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә