КРАЙ и. рус 1) Россия Федерациясендә (элеккеге СССРда, РСФСРда) эре административ территориаль берәмлек. Аларның вәкаләтләре Президент вәкилләренә, край һәм өлкәләрнең билгеләп яки сайлап куелган хакимият башлыкларына күчә. Россия XX гасырда. Иске Икшермә дигәннән, элек бер өлеше Томск губернасына кергән Красноярск краенда районыбызның Иске Икшермә, Сатыш, Тимершык, Килдебәк исемнәрен йөрткән торак пунктлары барлыгын белә идек. Т.Нәҗмиев. Белгечләр билгеләп үткәнчә, Алтай краенда яшәүчеләр галәм тематикасы белән бәйле тиңдәшсез материаллар саклый. Ватаным Татарстан

2) Билгеле бер географик өлкә, регион. Спорт белән шөгыльләнәм, парашют белән сикерәм һәм 17 июльнең ул край вакыты белән кичке сәгать тугызлар тирәсендә кинәт билгесезлеккә очам. Ф.Яруллин

3) сир. Туган як, туган төбәк, җир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә