КӨЯНТӘ-ЧИЛӘК җый. и. Су ташу кирәк-ярагы буларак көянтә һәм чиләкләр. Кеше алдыннан буш көянтә-чиләк белән үтәргә ярамый: аңа уңышсызлык килә. Юрамыш. --- купшы булуы өстенә, Зөбәйдә бик җитез, уңган да булып чыкты. Аның кулына эләккән савыт-саба елкылдап калыр, суга барса, көянтә-чиләге урамны яктыртып торыр. Н.Измайлова. Әнә тыкрыктан минем әни төшеп килә. Көянтә-чиләк аскан, кулында төенчек. М.Галиев |