КӨЯНТӘЛЕ с. 1) Көянтәсе (1 мәгъ.) булган, көянтә аскан. Көянтәле кызлар
2) Көянтәсе (3 мәгъ.) булган. Арба тәртәсенә асып куелган көянтәле үлчәүдә үлчәнеп, конфет, прәннек, көнбагыш кебек нәрсәләр сатыла. И.Нуруллин