КӨЯНТӘ и. 1) Чиләк, кәрзин кебек нәрсәләрне асып йөртү өчен очларында киртләче яки тимер ыргаклары булган, җилкәгә салына торган, махсус бөгеп ясалган озын иңсәле агач җайланма. Каршыңа буш чиләкле көянтә аскан кеше очраса – юлың (яисә ниятең) уңмый. Юрамыш. Яр буенда калды көянтәсе, Көянтәне тапты тик әнкәсе. Татар мифлары. Җырлап килә көянтәгә асылган чиләкләрең. Ник әйтмисең, бармы әллә сөйкемле сөякләрең? Р.Гәрәй 2) Саннардан соң килеп, көянтә (1 мәгъ.) белән ташылган нәрсәнең санын, күләмен белдерә. Үзе көн саен кер юа, --- аннан көненә җиде-сигез көянтә су алып кайта икән. М.Мәһдиев. Маллары күп булган кешеләр, көненә унар көянтә су алып менәбез, дип сөйлиләр... В.Нуруллин. Безнең терлек алай күп түгел: бер сыер да ике баш сарык. Шулай да дүрт көянтә су китә көненә. Казан утлары 3) махс. Төрле механизмнарда, үлчәүдә кулланыла торган рычаг; иңсә ◊ Көянтә буе Көянтә озынлыгы кадәр. Кешеләр җиләккә кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч китәләр, Мәрфугатти исә кояш чыкканчы кызу-кызу атлап китеп бара... М.Мәһдиев. Көянтә буе ара Бик якын, ерак булмаган ара. Чиләкләрем – Сак белән Сок: Көянтә буе ара, Еракмыни очрашырга көянтә буе ара?! Чиләкләрем ник соң Сак-Сок сыман «Сыкранып бара»? Р.Хәлиуллина. Көянтә йоткан мыск. Гәүдәсе белән алга таба иелеп, бөкрәеп йөри торган кешегә карата әйтелә |