КӨЯЛЕК и. иск. 1. Берәр эшкә комачаулык, каршылык, тискәре нәтиҗә 2) Зыян, каза ◊ Көялек килү Берәр эшнең киресе, капма-каршысы килеп чыгу. Сукранма, Бәшир абзый, көялеге килер. Өлешеңә чыккан көмешең. Г.Бәширов. Көялек күрү Зыянга, казага дучар булу. – Син нәрсә эшлисең? – дип, үз-үземне белештермичә кычкырып җибәрдем. – Шул ятимнәрнең ризыгы ничек тамагыңнан үтә? Белеп тор, моның әле син көялеген күрәчәксең. Ф.Яруллин |