КӨЯЛӘНҮ ф. сөйл. Борчылу, тынычсызлану; пошыну. Ул салкынча кулын Нуриасманың маңгаена куйды. – Төшемә кермәдең: әле яшисең, ә калганына көяләнмә. Ф.Садриев. Алпамша [кәҗәнең кушаматы] минем юашлыкны белә, шуңа күрә артык көяләнми дә. М.Галиев. Утар алдында Коләхмәт карт председательгә үртәлеп көяләнде, эчке яктагы үгезләргә карап тирән көрсенде. Мирас Көяләнә башлау Көяләнүе күренү Көяләнә төшү Бераз көяләнү Көяләнеп тору Әледән-әле көяләнү |