КӨЯЗЛЕК и. 1) Купшылык, бизәнергә-ясанырга яратучанлык, фыртлык

2) Көяз кыланыш. [Хан] шунда ук Алтынчәчкә табан әйләнеп, аерым бер масаю һәм көязлек белән, муенсаны, җәүһәрне аңа тәкъдим итә. М.Җәлил

3) Ыспайлык, матур сынлылык. --- Канат сыман җилдә җилфердәгән ялларымы, сыртның дәвамы сыман дугайланып үрә баскан койрыгымы --- Чемпионның исеме генә түгел, килеш-килбәте һәр хәрәкәтенә кадәр мәһабәт көязлектән гыйбарәт иде. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә