КӨЯЗ с. 1. 1) Купшы, ыспай киенергә яратучан. Бикьярлар – бик көяз, бик гайбәтчел халык. Г.Ибраһимов. Үзе [Фарук] галәмәт көяз, үзе искиткеч рәхимле бәндә иде. К.Миңлебаев 2) Чибәр, матур, купшы. Фарук абый, гәүдәгә бераз калышрак булса да, гаҗәеп зур көчкә ия, төскә-биткә чибәр генә, мин белгәндә инде каратут йөзле шадра бер көяз егет иде. К.Миңлебаев. Алар [егетләр] әнә шул кызлар өчен, мыекларына порак оны кунган Пауал абзый, аның көяз гүзәл Зинасы --- өчен көрәшеп, ерак туфракларда башларын салдылар. М.Мәһдиев 3) Күрер күзгә аерылып торган, матур булып үскән. Аның [Хәдичәттинең] кабере очында бик көяз каен агачы бар. М.Мәһдиев 2. и. мәгъ. Фырт, купшы кеше. Көяз туңмас калтырар, сөякләре шалтырар. Әйтем 3. рәв. мәгъ. Купшы итеп, матурлап, ыспайлап, килешле итеп. Көяз киенгән егет ◊ Көяз күбәләк Иркә, җилбәзәк, назлы (гадәттә кызларга карата). Нәрсә кирәк икән бу көяз күбәләккә? Нигә аның кара күләгәсен күрүгә җаным өшеп китте? А.Гыйләҗев |