КӨЯ I и. 1) Тәңкәканатлылар отрядыннан, корты йон әйберләрне, ашлык бөртекләрен һәм үсемлекләрне зарарлый торган кечкенә күбәләк. Кайчакларны аның вәгъдәсе хәтта әллә ничә елга сузыла, йонны чормада көя турап бетерә. Г.Бәширов. Аларны [тиреләрне] алганда яхшы танып-белеп алырга, шунда ук, эчендә көя ашаганнары бар дип, күбрәк скидка белән алырга кирәк. Саткан вакытта, көя ашаган кәҗә тиреләрен, керосин вә скипидар белән майлап, яхшы тире хисабына сдавать итә белергә кирәк. Ш.Мөхәммәдев. Иптәшнең күзе елтырый, башында велюр эшләпә, анысын да, пальтосын да көя ермачлаган. М.Мәһдиев 2) күч. Эчтән борчып тора торган кайгы-сагыш хисе. Ул шөбһәне тизрәк бетерә алмаганга, күңелендә әллә нинди бер исемсез эшпошыргыч нәрсә җирләште, әллә нинди күрелмәгән бер көя аның тынычлыгын ашый башлады. Г.Исхакый. Йөрәктә соңыннан озак еллар буе мине газаплаячак бер сәер ачыну көясе кузгалганны сизеп, башым иелә. Ә.Баян |