КӨЮ II ф. 1) Кайгыру, көенү, хәсрәтләнү. Әйтсәм телем көя, әйтмәсәм, җаным көя. Әйтем. Бу нәкъ әтиләрчә, үз баласын сөйгән, баласының иминлеге өчен борчылып көйгән әтиләрчә итеп ярсу иде. Г.Минский. Бабасы Габдулланың кайтуына кинәнмәде дә, көймәде дә. Ә.Фәйзи 2) Борчылу, кайгыру. Түгәрәк чишмә, салкын су, Эчтем җаным көйгәнгә. Җыр. Ярым ятлар белән уртак, янамын да көямен. М.Фәйзи 3) күч. Бик көчле хискә бирелү, яну. Тик менә мәхәббәттән генә бәхете булмады аның. Дөрес, ул бер кабат сөйде, сөйде һәм гомергә көйде. Н.Дәүли. – И Гәүһәр апа, – дип җавап бирде Миләүшә, – күп көйдем дә, көяселәрем дә җитәрлек әле. Г.Әпсәләмов 4) Югалу; һәлак булу. Ә... яшьтәшләренең күпмесе шул сугыш утында көеп, көлгә-туфракка әйләнеп, ерак җирләрдә ятып калды? Т.Әйди Көеп йөрү Озак вакыт көю Көеп тору Көю хәле кичерү |