КӨЮ I ф. 1) Нәрсәнең дә булса чит-чите яну, кырые күмерләнү. Тик биек морҗа белән күмерләнеп кара көйгән баганалар һавага сузылып утырып калалар. Г.Ибраһимов. Бу – хәтердә калсын өчен әйтелә, димәк, ипине фәлән сәгать, фәлән минуттан аласы: йөзе көймәсен... М.Мәһдиев 2) Дым җитмәү сәбәпле шиңү, кору. Үләннәр көйгән, яфраклар саргайган. Эш бит менә ничек тора иде: --- кырык җиденче елның коры җәе. Засуха. Халык нервный – бөтен җир көя. М.Мәһдиев. Авылда кайда гына барсаң да, кемне генә күрсәң дә, һәммәсе шул корылыктан, басуда игеннәр, үләннәр көюдән, ачлык куркынычыннан зарланалар иде. М.Гали. Ахыргы чиктә, игеннәр көя башлагач, бер көнне боларның авылына бер карт хәерче килгән, ди. Мирас 3) Кызу, эссе хәлгә килү. Суга төште – сүнмәде, Утка керде – көймәде. Х.Туфан 4) Бик нык эчәсе килү, сусау. Без, кояштан, сусаудан көеп, һаман арба асларында әлсерәп ятабыз. Г.Ибраһимов 5) диал. Элеккеге көчен югалту; сулу, ябыгып калу 6) диал. Күгәрү, күк төскә керү, күк төс алу. Кызу кояш астында барган эш белән арып яндылар, иреннәре көйде, авызлары кипте. Г.Ибраһимов Көеп бетү Бөтенләй, тәмам көю. Халык күккә карап, һаман яңгыр көтте; саргая башлаган игеннәр, үләннәр тәмам эштән чыгып, янып, көеп беттеләр, ләкин яңгыр яумады. М.Гали. Менә ул чирәме көеп беткән тузанлы җиргә көрәк очы белән сызгалый башлады. И.Гази Көеп йөрү Озак вакытлар дәвамында көю Көеп китү Бераз көю. Мич капкачын ачып, ипиләргә күз салырга кирәк: ипинең йөзе килгәнме? Көеп китәрлек булса, мич капкачын ачып, ипигә бераз хәл кертәсе. М.Мәһдиев. Мин нигә бу тынчу камерада? Күкчәтау даласы хәзер шау чәчәктәдер. Ә мин? Кинәт бит алмаларым көеп китте, кайнар яшь коела. И.Салахов Көеп чыгу Тулысынча көйгән хәлгә килү. Кинәт бөтен өйгә гөлт итеп ут кабына, тәрәзә пыялалары чылтырап коела, яшьтинең чәчләре, кашлары, керфекләре көеп чыга, бите пешә... Г.Рәхим. Гәүһәр боларны ишек ярыгыннан ишетеп торды һәм гарьлегеннән [кара] көеп чыкты. Г.Әпсәләмов Көя язу Чак кына көйми калу. Көя язып каралган бәрәңге кабыгы астыннан иң тәмлесе – алсуланып торган юка гына кетердәвеге килеп чыкты. Г.Бәширов Көеп яту Озак вакыт көйгән хәлдә булу. Көнозын кояш астында көеп яткан түбә калае күңелле шыбырдый иде. Г.Ибраһимов Көя бару Акрынлап көю. Көн кызганнан-кыза, күк көйгәннән-көя бара. Г.Ибраһимов Көя башлау Көяргә тотыну. Кирсан тәмәкесен мыеклары чытырдап көя башлаганга кадәр тартып бетерде. Ш.Усманов Көя төшү Тагы да бераз көю |