КӨЧЕК и. 1) Эт баласы. Тиз генә торып йөгерәсең дә --- капкадан керүгә рәхәтләнеп бер ычкынасың, анасын аучы атып үтергән көчек кебек күккә карап елап җибәрәсең. М.Мәһдиев. Шунда әнисе чак кына башын күтәрде, һәм сары йонлы бу ата көчек – киң маңгайлы нык-таза көчек – җиргә мәтәлеп төште. А.Хәсәнов 2) күч. кимс. Балага яки яшь кешегә карата кимсетеп әйтү сүзе. Мәрдән, бу – сиңа актык әйтү! Ил пычратып ятма! Марҗаң белән көчегеңне ал да тай моннан! Г.Гобәй 3) күч. сөйл. кимс. Арттан калмый ияреп йөргән кешегә карата әйтелә |