КӨЧ-ХӘЛ җый. и. 1. Егәр, физик мөмкинлек; хәл 2. рәв. мәгъ. к. көчкә (1 мәгъ.). Калын карагай бүрәнәләр, көч-хәл күтәрәбез... Әле генә күтәреп куйган бүрәнәне тагын көч-хәл күтәреп җиргә салабыз. И.Салахов ◊ Көч-хәл белән 1) Кыенлык, авырлык белән, барлык көчне куеп. Аны битенә салкын су бөркеп, дару иснәтеп, көч-хәл белән аңына китерделәр. М.Гали. Көч-хәл белән эзләп таптык ямьсез, ташландык хәлгә килгән бинаны. Т.Галиуллин. Саммит түтәй тормышын көч-хәл белән генә алып бара торган бер тол хатын иде. Ж.Верн; 2) Көчкә, чак-чак кына. [Малай] берсендә егылып китәм дигәндә генә, көч-хәл белән каршындагы ботакка тотынып өлгерде. Р.Низамиев. Хөсәен абзый ---, минем Рәшит бабайны да --- шул ачлык-ялангачлык дөньясында югалтып, көч-хәл белән туган якларга кайтып егылган. Казан утлары |