КӨЧСЕЗЛЕК и. 1) Көч булмау яки аз булу дәрәҗәсе

2) Берәр төрле эш башкарырга сәләте яки мөмкинлеге булмаудан килеп туган чарасызлык, гаҗизлек. Һәрвакыт өмет берлән өметсезлек арасында торып, аның күңелен көчсезлек, зәгыйфьлек кебек бер хис биләде. Г.Исхакый. Рәүфәнең тавышында инде эчке елау, ялвару һәм үзенең көчсезлеген сизү бар иде. А.Шамов. Көчсезлектән, сеңлесенә ниндидер йогынты ясый алмавыннан үзе дә гаҗиз иде ул. А.Расих

3) мед. Импотенция, җенси сәләтсезлек. [Җансаттаров:] Көтүгә барып «Холмогор»ны карадыгызмы? [Малтабаров:] Карадым. Һичшиксез, аңарда импотенция. Ягъни җенси көчсезлек. Т.Гыйззәт

4) күч. Йомшак як, йомшаклык; кимчелекле як. Сүз тотмау – көчсезлек һәм гамьсезлек билгесе. Җ.Фәйзи. Күрсәтә алдымы соң ул көчен? Төптәнрәк уйлап карасаң, киресенчә, үзенең көчсезлеген генә күрсәткәндер. М.Хәсәнов. Менә --- нәрсә җитми бүген хатын-кызга. Хатын-кызның бит көче – көчсезлегендә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә