КӨЧСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Көчсезгә әйләнү, хәлсезләнү, хәл бетү; көчне югалту. Сәер ләззәттән хәлем китә. Буыннарымның көчсезләнүен тоям. Э.Шәрифуллина. Каты авырудан соң организм көчсезләнгән

2) Икътисади һәм хәрби куәте, көче кимү (дәүләт, җәмгыять һ.б. тур.). Империалистик сугышлар империалистларның үзара көчсезләнүен китереп чыгаралар. Яңа тарих. Көнбатыш Рим империясендә күп шәһәрләр җимерелә... башкалары исә көчсезләнә. Урта гасырлар тарихы. Илнең куәте көчсезләнү

Көчсезләнә бару Акрынлап көчсезлеге арту, көннән-көн ныграк көчсезләнү

Көчсезләнә башлау Көчсезлек билгеләре күренү

Көчсезләнә төшү Тагы да бераз көчсезләнү

Көчсезләнеп бетү Тулысынча көчсезләнү

Көчсезләнеп калу Вакытлыча яки өлешчә көчсезләнү, ниндидер сәбәптән соң көчсезләнү

Көчсезләнеп китү Берара көчсезләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә