КӨЧСЕЗЛӘНДЕРҮ ф. 1) Көчсез итү, көчсезгә әйләндерү 2) Тәэсир итү мөмкинлеген киметү, куәтен киметү. Ниһаять, иртә балкыган таң, ачылганнан-ачыла барып, өй эчендәге ут яктысын бөтенләй көчсезләндергәч, Гөлниса кунагына урын җәйде. Г.Минский. Агуны көчсезләндерү. Рентген нурларын көчсезләндерү Көчсезләндерә башлау Көчсезләндерергә керешү Көчсезләндерә бару Көчсезләндерүне дәвам итү Көчсезләндерә төшү Тагы да бераз көчсезләндерү Көчсезләндереп тору Бертуктаусыз, һаман көчсезләндерү |