КӨЧСЕЗ с. 1. 1) Көче беткән яки бик аз булган, хәлсез, егәрсез. Көчсез куллар. Авыру, көчсез кешеләр. Көчсез мускуллар 2) Кимчелекле, җитешсез, йомшак. Сай эчтәлекле, сәнгатьлелек ягыннан көчсез булган текстлар, әлбәттә, матур музыкаль яңгыраш тудыра алмыйлар. Җ.Фәйзи. Балалар бар да таныш, якын, үз. Аларның көчле һәм көчсез яклары да билгеле... Г.Әпсәләмов 3) Чагылыш дәрәҗәсе зур булмаган, сизелер-сизелмәс, зәгыйфь. Көчсез тавыш, сюитадагы төп мелодия бу бүлектә акрын һәм көчсез. Аны гөрләвекле, дулкынлы яңа музыка баса. М.Җәлил. [Миңниса җиңгинең] бу төртмәле сүзләре баягыча көчле, бәлки үзсүзләнеп әйтелмәгән көчсез каршылык кыла иде. Ә.Фәйзи. Анасы --- кулы белән изәп, нәрсәдер кычкырды. Ләкин хәлсез ананың көчсез тавышын әтәч тавышлары каплады. К.Тинчурин 4) Тәэсир итү көче, куәте түбән булган, йомшак. Электр лампасының көчсез саргылт нурлары зур палата эчен күңелсез генә яктырта. Ш.Усманов. Көчсез аракы. Көчсез эремә. Көчсез кислота 5) Ярлы, тормышы тәэмин ителмәгән. Көчсез хуҗалык 2. и. мәгъ. күпл. 1) Физик яктан егәрсез, хәлсез кеше. Мәхәббәтнең бик тылсымлы көче бар: ул һәркемне тигезли. Картларны яшәртә, ямьсезне матурлый, көчсезне көчле итә. Ф.Яруллин. Тормыш өзлексез көрәштән гыйбарәт: көчлеләр ега, көчсезләр егыла. Казан утлары 2) Җенси мөнәсәбәткә керергә сәләтсез. --- Имансызларның сәҗдәгә утыруларыннан, ырудан калган көчсезләрнең мәхәббәт уены уйнауларыннан ни мәгънә? М.Кәрим |