КӨЧ-СӘЛӘТ җый. и. Осталык, сәләт, булдыра алу сыйфаты. Завод корпусларын төзегәндә, әтинең көч-сәләте бик тә ярап куя: ул бетоннан фундамент сала, гаять авыр эштә була. К.Миңлебаев. Шактый зур көч-сәләтен әйбәт булып күренергә сарыф иткән андый тәти егетләрнең тыйнаклыгы вакытлыча гына икәнен, ныклы аякка баскач, бөтенләй икенче рәвешкә керәсен алар әле уена да китерә алмыйлар күрәсең. Татарстан |