КӨЧЛЕЛЕК и. 1) Зур физик көчкә ия булу. Менә-менә, барыбызның да көчле буласыбыз килә. Тик көчлелекнең нинди икәнлеген генә белеп бетермибез. Ф.Яруллин. Кайчандыр ул үзе дә шулай уйлый иде бит. Көчлелекнең, урамда сугышып, башкалардан өскә чыгу гына түгел икәнлеген аңлатырга кирәк иде. Казан утлары 2) Зур көч, кодрәт, куәтлелек дәрәҗәсе. Берсе – татар музыка тәсбихының бисмилласы, икенчесе – театрыбыздагы искелекне дер селкетеп алган тугыз балл көчлелегендәге дулкын, дип куйды. Ш.Рахманкулов. Ә инде алдынгы милләт буласыбыз килә икән, шунысын да үзләштерик: милләтнең көчлелеге – һәрберебезнең көчлелегендә, милләтнең уңганлыгы – һәрберебез уңганлыгында. Шәһри Казан. Дәүләтнең көчлелеге. Армиянең көчлелеге 3) Эш-хәрәкәтнең, хис-тойгыларның чагылышы көчле булу. Мәхәббәтнең көчлелеге. Нәфрәтнең көчлелеге |