КӨЧЛЕК и. кит. Көчләү, ирексезләү, мәҗбүр итү. --- Көчлек көчсезгә тигермәс зыян. Бүре берлә куй бергә су эчәр, үрдәк белән карчыга бергә очар. Мөхәммәдьяр. [Кыям абзый:] Кызым. --- Үзең беләсең, монда инде бернинди дә көчлек юк. Кыз бала гел ата-ана кырында тормый, вакыты җиткәч, шулай китә инде ул. X.Сарьян

Көчлек белән Зур көч куеп, мәҗбүриләп. [Хезмәтче хатын] киткәч тә, бик көчлек белән урынымнан торып чишенә башладым. Ш.Камал. Бүген дә карт ишек төбендәге калын таякка, чөйдәге каеш чыбыркыга берничә күз төшереп алды; ләкин үзен көчлек белән тыйды. Г.Ибраһимов. Иҗек укуның авырлыгына чыдый алмыйча, бик күп балалар берничә көннән үк мәктәпне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Аларны аталары, көчлек белән җитәкләп мәктәпкә китереп, мулла кулына тапшыра. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә