КӨЧЛЕ с. 1. 1) Физик көче зур булган, таза, нык. Хәйбулла көчле калын бармаклары белән чуклы янчыкның төбеннән махорка чеметеп алды. Ш.Камал. Рауза бер генә секунд Әхмәтнең йөзенә карады да көчле кулы белән аның кулын кысты. Ш.Усманов. Бераздан боларга инде олыгая башлаган, теге, тыныч елларда чын егетләрнең көчле кулларын тотып уеннар уйнаган кызлар да кушылдылар. М.Мәһдиев

2) Зур физик энергиягә ия булган, егәрле. Телисең икән самолётка утырасың. Бик шәп җиһазланган ул көчле һава кошлары сине --- әллә кайларга илтеп куялар. Г.Бәширов. Аның [Ахиярның] гармунындагы бакалар кадәр көчле, моңлы басларны минем беркайчан да ишеткәнем булмады. М.Мәһдиев. Бездә җирләрне җидешәр-сигезәр төрәнле сабаннар таккан бик көчле тракторлар сөрә. Г.Галиев

3) Тәвәккәл, нык ихтыярлы. Кылыч белән түгел, турылык һәм Чынлык белән көчле кешеләр. М.Җәлил. Көчле рух, таза кул, киң күкрәк Кайсы якта булса, шунда хасият күбрәк. К.Камал. Шагыйрь [Ә.Баян] үткән һәм бүгенге хәлләр турындагы уйларын тетрәндергеч вакыйгалар аша, көчле рухлы, фидакарь геройлар мөнәсәбәтләрендә гаять тәэсирле итеп бәян итә. Мәдәни җомга

4) Эрудицияле, бик сәләтле. Шунда аның иртәге дәресе өчен өстәмә планы туа, үзенең көчле яклары да, көчсез яклары да күренә. Г.Әпсәләмов. Бармы Гомәрдә көчле интеллект, киң караш? И.Нуруллин. Ш.Мәрҗани яшәгән чорда Казан университеты тюркология буенча көчле гыйльми кадрларга бай була. Х.Хисмәтуллин

5) Иҗтимагый көче һәм икътисади мөмкинлеге зур булган, куәтле. Еш кына гаиләне дәүләт белән чагыштыралар ---. Шуңа күрә нык, таза гаиләләрдән генә көчле дәүләт төзелә, дип әйтәләр дә инде. М.Әхмәтҗанов. Тарихка иң көчле дәүләт булып кереп калган Рим империясе дә 510 ел гына яшәгән. Мәдәни җомга

6) Сан ягыннан күп, зур, ишле. – Дошман көчле десант төшереп, тимер боҗра булып шәһәр өстенә килә булырга кирәк, – диюгә, Хаҗи атка атланып, бөтен көчкә чаптырып, полк штабына китте. К.Тинчурин. Борынгы дәверләрдән поши --- изге хайван булып исәпләнгән, болгар бабаларыбызда поши культы көчле булган. Татар мифлары

7) Чагылыш дәрәҗәсе зур булган, интенсив. Көчле шартлау дулкыны аны [түбәдә сакта торучыны] җиргә бәреп төшергән. Т.Гыйззәт. Ләкин машина кузгалып китүгә, засадага поскан фашистлар көчле ут ачалар. К.Нәҗми. Моратның әтисе Искәндәр Зәбирович Алпаров --- берничә тапкыр мина давылы, көчле артиллерия уты астына туры килсә дә исән калган иде. Г.Гобәй

8) Яхшы коралланган, сугышка нык сәләтле. Көчле гаскәр. Көчле ныгытма

9) Төзәлмәс, каты. Берәүнең өендә көчле авыру булса – алар турысында да җырламыйлар. М.Мәһдиев

10) Тәэсир көче зур булган, нык тәэсир итә торган. Күрдем хәзер: һич нәрсә тиң түгел, Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел. Г.Тукай. Әмма алсу эре чәчәкле шәльяулыгы белән бөтен аркасын-җилкәсен каплаган Гыйльменисаттинең, урындык яртысын гына алып, ы-ы килеп Йосыф кыйссасын укыгандагы кебек көчле тәэсирне бер җирдә дә алмадым. М.Мәһдиев

11) Көче, тәэсире белән гадәтидән артык, ташып торган; тирән, зур (хисләр тур.). Җырлыйм Зөбәйдәнең наборщикка булган көчле гыйшкы турында. Һ.Такташ. Бер минутка ул иренен тешләп, бер ноктага караган хәлдә, әллә нинди көчле уйга талды. Ә.Фәйзи. Сөю тойгысы никадәр көчле булган саен, аның нәфрәте дә шулкадәр көчәя. А.Хәлим

12) Исбатлау көче зур, ышандыргыч. [Г.Тукай] Фольклорны феодаль крепостнойлык калдыкларына каршы көрәштә көчле коралларның берсе итеп алды. Г.Нигъмәти. Ибраһим ага [Салахов] «Йөрәктәге яралар» исемле язмасында моңа бик көчле мисал китерә. Г.Ахунов. Ш.Мәрҗани: «Һәр эштә асыл хәләллек, дөреслек; нәрсәне дә булса харам дип әйтү өчен көчле дәлил кирәк», – диде. Г.Хисмәтуллин

13) күч. Нык тәэсир итә торган, тәэсир итү көче зур булган. Әмма Кәшфинең көчле градуслы эчемлекне үз гомерендә беренче эчүе иде. М.Мәһдиев. Көчле аракы. Көчле сыра. Көчле серкә

14) Йогынты ясау сәләте зур, тиз дәвалау үзлегенә ия булган. Көчле укол. Көчле дару

2. рәв. мәгъ. 1) Каты, нык, тоярлык итеп. Көчле сугу. Кыз белән егет бер-берсен көчле яраталар. Егетнең тавышы көчле яңгырый

2) Зур тизлек белән, ярсып, шашынып. Язгы ташкын көчле ага

3) Тиешенчә, яхшы итеп, әйбәтләп. Мәкалә көчле язылган

3. и. мәгъ. 1) Физик яктан таза, чыдам кеше. Ләкин без – сугыш чоры малайлары: --- безне, иң көчлеләре дип, ике курстан сайлап алып, көлтә бирергә куштылар. Х.Сарьян

2) Нык ихтыярлы кеше турында. Көчле белән көрәшмә. Мәкаль. Әйдә җырлыйк мазлум милләтләрнең Көчлеләрдән күргән хурлыгын. М.Гафури. --- Аларның каршыларына ак чәчле бер карчык килеп чыга да, ике кулын алга сузып: Әй акыллы картлар! Көчлеләр көчсезләргә җәбер иткәндә булышасыз... Күрмисезме, бу бичара хатын ничек калтырый. М.Гайнуллин

Көчле як Кемнең яки нәрсәнең дә булса кыйммәтле бер сыйфаты (үзенчәлеге). Көчленеке замана Кем көчле, көчкә таянып эш итә, шул рәхәт яши торгач чор (вакыт)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә