КӨЧЛӘ’Ү ф. 1) Кемне дә булса берәр нәрсә эшләргә мәҗбүр итү, ирексезләү, үз ихтыярына куймау. [Немец офицеры:] Без көчләмибез, без сезнең ихтыярыгызга куябыз. Ә.Еники. --- Әллә апаның булдыра алмаслыгын белеп, аны пианино уйнарга көчләмәделәр. Ф.Яруллин. Соңгы көннәремдә генә үз өстемә яңа гөнаһ аласым килми, кызымны көчләмәячәкмен, үзе теләгәнчә эшләсен. С.Шәрипова 2) Үзеңне ирексезләп берәр нәрсәгә мәҗбүр итү. Шулай да булса, ул аны [Габдулланы] сөя алмый, үзен көчләсә дә сөя алмаячак. Г.Исхакый. Ләкин күпме генә үземне көчләсәм дә, көйләсәм дә тоймый идем мин аның кабынуын, тоймый идем. Ә.Еники. Кеше тормышта шәхси гадәт-холкына бәрабәр хәрәкәт итә, киресенчә булса, ул үз-үзен көчләүгә кайтып кала. Т.Галиуллин 3) Көч кулланып, җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр итү. Кыз үзенең кайгылы серен --- апасы Миңнисага сөйләгән. Авыл егете аулак өйдә көчләде, шуннан балага уздым, дип әйткән. Г.Ибраһимов. Ул да булмый, унлап хатын: «Безне көчләде», – дип, Миңнәхмәт өстеннән волостька язу илтәләр. Г.Толымбай |