КӨЧЛӘП рәв. 1) Көч кулланып, ирексезләп, мәҗбүри рәвештә. Биш гасыр элек үк көчләп чукындыру, телдән-иманнан яздыру һөҗүменә юлыкккан татар халкы үз фаҗигале язмышына аек караш ташлап, аннан олуг гыйбрәт алырга тиеш. Р.Әмирхан. Бабасы да моны белергә тиеш иде ләбаса. Без аңардан баланы көчләп алмадык. Ә.Фәйзи. Бер үк вакытта мөселманнарны православие диненә көчләп күчерү дә дәвам иткәч, «новокрещённые» дигән билгеләмә шул чорларда килеп чыккандыр инде... Казан утлары 2) Ирексезләп, ризалыгын алмыйча, мәҗбүри рәвештә. Революциягә кадәр яшьләрне көчләп өйләндергәннәр, кияүгә биргәннәр, дип сөйләнүләр әле дә яши. Ләкин, принципта, бу фикер белән килешү авыр. М.Әхмәтҗанов. Ул болай дигән: – Без көчләп бирүчеләр түгел. Зөһрә чыга икән, һичшиксез, яратып чыгарга тиеш. Ә.Еники 3) cup. Бернинди буш урын калдырмыйча, тыгызлап. Буш түгел букча, [шәкертләр] китергәннәр аны көчләп төяп. Г.Тукай ◊ Көчләп тагу Кешегә мәҗбүри йөкләмә йөкләү. – Гәүһәр, мин сиңа үз карашымны көчләп тагарга уйламыйм, – диде Галимҗан абзый уйчан гына. Г.Әпсәләмов. Үз аналарын үзләре карамыйча, кардәшләренә көчләп такмакчы булалар. Казан утлары |