КӨЧЛӘНҮ ф. 1. 1) төш. юн. к. көчләү 2) Көч җыю, көч туплау. Русиянең төрле халыкларыннан тупланган аның алае айлар буе хәзерләнде, көчләнде. Г.Исхакый. Үзән елганың киң ятуларында су белән рәхәтләнгәннән соң, һәммәсе яңарып, көчләнеп, арбалар янына килделәр. Г.Ибраһимов. Бөек эшләр ул бик тиз эшләнми. Үгез дә үсеп җитми көчләнми. Ә.Синугыл-Куганаклы 3) сөйл. Билгеле бер эшне көч салып башкару, үтәү. Мин торырга, күземне ачарга көчләнәм. Ш.Әхмәдиев. Табынга тилмереп көтелгән чәй урынына кайнар пәрәмәч килде. Кунаклар тагын азаплап көчләнделәр. М.Галәү 4) сөйл. Ясалма тырышу, теләр-теләмәс кенә эшләү. Ире аны яратмыйча, көчләнеп торырга мәҗбүр булган. Ә.Еники 5) cup. Уяну, барлыкка килү, көчәю, үсү. Нинди шәфкать! Өстенә баксаң, күңелләр нечкәрә, мондый хәл күргәч, күңелләрдә мәхәббәт көчләнә. Г.Тукай 6) Нәрсәне булса да белү, аның асылына төшенү. Гали әллә ни әйтергә теләгән кебек булды да әйтмәде, чыраен үзгәртте, гүя нишләргәдер көчләнә иде: еларгамы, көләргәме --- – үзе дә белми. Ш.Камал 2. көчләнеп. рәв. мәгъ. Мәҗбүри рәвештә, ирексезләп. Йөзе аның бу минутта эчке газабын көчләнеп басарга тырышкандай киеренке, җитди, хәтта берникадәр усал да иде. Ә.Еники. [Балалар] аңлый башлагач кына көчләнеп «әни» дип йөрсәләр дә, аны һәрвакыт икенче дәрәҗә әни иттереп йөрүдән котыла алмадылар. Г.Исхакый |