КӨЧ-КУӘТ җый. и. Көч, куәт, гайрәт. Ләкин син, Сталинград, безнең көч-куәтебезне якты чагылдыргандай бирешмәдең, һәм син, батыр шәһәр, җиңеп чыктың! Г.Кутуй. Яңача эшли башларга көч-куәт тә, гайрәт тә калмады. А.Гыйләҗев. Габдулла байның йортыннан һәм кибетеннән алып кайткан акча белән мал Миңлебай Вафасына көч-куәт һәм ышаныч бирде. М.Галәү |