КӨЧ-КОДРӘТ җый. и. к. көч-куәт. Сыгылып төшмичә яши-эшли алыр өчен, кайчагында кешегә үзебезнең җыр – гади халык җыры да искиткеч зур көч-кодрәт бирә икән. Ә.Еники. Авыр хәсрәт килгән чакларда да бөгелеп төшмәскә тырыштык. Хода Тәгалә көч-кодрәт бирде безгә. Г.Шәрипова. Мәһабәт гәүдәле егетнең аяксыз калып гомер кичерүләрен уйламый мөмкин түгел бит. Менә кайчан кирәк адәм баласына рухи көч-кодрәт! Мәдәни җомга |