КӨЧӘЮ ф. 1) Көч-куәте арту, ныгу, көчлегә әйләнү. Фирма үсте, көчәйде. Казан утлары

2) Эш-хәрәкәтнең интенсивлык дәрәҗәсе арту, процесс көчлегә әйләнеп китү, интенсивлашу. Мәгълүм булганча, империалистик сугыш елларында демократ язучыларны патша чиновниклары эзәрлекләве тагын да көчәя. М.Гайнуллин. Урманда җил көчәйгән иде. А.Расих. Ату көчәйде, каядыр гөрселди, ухылдый, шап иттереп тә куя – без «ләхәүлә»не укып, тыңлап кына ятабыз. Ә.Еники. Җилле-давыллы февраль килде. Сорау алулар көчәйде. И.Салахов

3) Нинди дә булса процессның чагылыш дәрәҗәсе арту. Аның авыруы бетү урынына көннән-көн көчәйде генә. М.Әмир. Миндә исә вәсвәсә тагы да көчәйде: – Иптәш председатель, әгәр без ике пар аяк белән шул арыш басуын ярып кайтып китсәк, икмәккә зыян тиярме? дидем. М.Мәһдиев. Галимҗан Ибраһимовның үпкә туберкулёзы көннән-көн көчәеп, ул йөри алмаслык хәлгә килә. Казан утлары

4) күч. Тирәнәю, ныгу. Рәүф белән әнкәсе арасында туган салкынлык вакыт үткән саен көчәйде. Г.Иделле. Үпкәсе көчәйгән Луизаның турсайган иреннәре бәлшәйде. А.Гыйләҗев. Көрәш тагын да кыза, көчәя, җәелә бара. Ватаннары, милләтләре белән элемтәләр өзелгәч, аларда ниндидер гарьләнү хисе көчәйгәндер. Мәдәни җомга

Көчәеп алу Кыска вакытка гына көчәю

Көчәеп килү Акрынлап көчәю

Көчәеп китү Соңгы вакытта сизелерлек көчәю. Бикмөхәммәдевләр фирмасы элек-электән районның бөтен сырьё базарына хөкем йөртә торган булып, сугыш елларында бигрәк тә көчәеп китте. Ш.Камал. Андый шатлыклы көнне, әйтик, коймак пешерелә торган көнне, аның ул гадәте бигрәк тә көчәеп киткән, күрәсең. Ф.Хөсни. Минем йөрәгемдә аңа карата зур хиснең кечкенә чаткысы бар кебек иде һәм якыная, белә төшкәч, көчәеп, ялкынланып китәргә тиеш кебек иде. Ә.Еники

Көчәеп кую Кисәк, уйламаганда көчәю

Көчәеп тору Әледән-әле көчәю

Көчәя бару Көннән-көн күбрәк көчәю, көче көннән-көн арту. Шаһзадәнең гыйшык уты көннән-көн көчәя барды. К.Насыйри. Арестантлар арасындагы тынычсызлык инде ай башыннан ук кузгалган иде. Бәйрәм якынлашкан саен, ул көчәя барды. И.Салахов. Ә теге гөрелте туктамый, аның саен көчәя бара. Р.Мөхәммәдиев

Көчәя башлау Көчәюгә табан бару

Көчәя төшү Тагы да көчәю. Докторлар килеп киткәннән соң, карчыкка игътибар һәм тәрбия тагын да көчәя төште. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә